Текст песни Alqanat - Язмыш feat. Салават Фатхетдинов

Әй бу сәер язмыш-
Кичә уналты-бүген алтмыш
Тиз укыла гөмер китабы
Нигә яшьлекләрнен
Аңлыйбыз кадерләрен
Шул китапта узгач уртаны?

Кушымта

Кайларга илтсәдә
Гөмер язмышларым-
Туганнарым минем җанымда.
Ә иске сүрәттә шук кечкенә малай
Елмая әнисе янында.
Әнкәйләрнең яшь чагында

160 җитез атны,
Алып сатулашмый
Җиктем мин капот астына
Тик сагынам хаман
Алмачуар атта
Чапканым Идел ярыннан

Сандугач җырлады,
Чишмәләр чыңлады,
Мин эзләдем хаклык читләрдә
Тик ул гади хаклык
Гөмер буе балкып
Торган Әткәмнең күзләрендә

(с) Ильназ Гараев

Alqanat - Язмыш (feat. Салават Фатхетдинов)