Әллә кунар талын ялгыш
Сайлаганмы сандугач?
Бер генә дә сайрамыйча
Очты-китте таң тугач.
Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?
Таң чыкларында коенып
Парлы гөлләр калкыгач.
Әллә ялгызлыктан качып
Очкан микән сандугач?
Кайтыр җирләрең булмагач
Очсаң ни, очмасаң ни?
Ятлардан калган ярларны
Кочсаң ни, кочмасаң ни?
Килмәскә киткән ярыңны
Өзелепләр сагынгач,
Сайрау түгел яшисең дә
Килмидер шул, сандугач.
Ялгыз башыңа ояңны
Корсаң ни, кормасаң ни?
Яратмаган ярлар белән
Торсаң ни, тормасаң ни?
Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?
Рекомендуем послушать
- Салават Фатхетдинов - тоннэр буе йоклый алмый ятам
- Салават Фатхетдинов - энкэй бэгерем кайтып юат мине тошлэремдэ генэ булса да
- Салават Фатхетдинов - Сагынам Этием
- Салават Фатхетдинов - Мин яратам сине Татарстан
- Салават Фатхетдинов - Катерина
- Салават Фатхетдинов - Йормэ артларымнан 1
- Салават Фатхетдинов - Энкэмнен догалары
- Салават Фатхетдинов - Кычыткан сабаклары Минус
- Салават Фатхетдинов - Пар балдаклар
- Фатхетдинов Салават - Пар балдаклар
- Салават Фатхетдинов - Яратмасан - яратырсын
- Салават Фатхетдинов - Кызыл миляш, кара миляш
- Салават Фатхетдинов - Ак болытлар