Текст песни Ямьле (Yumle) - Сабантуйда (Вероника Кузнецова, Гульназ Батталова, Дилия Ахметшина,

Җыелдык бергә
Бар халык белән,
Бүген безне көтә күңелле бәйрәм
Түгәрәк мәйдан,
Уеннар хәйран,
Күзен чиртә миңа бер батыр малай.
Күзәтә халык Кем батыр калыр? Кем җинүче? Егет йөрәген
Әкрен яулады
Сөю көче.
Мине матур гөлләр арасыннан
Син сайладын,
Бер караштан Мәхәббәт уяттын.
Кушымта
Сабантуйда, сабантуйда
Меңнәр арасыннан
Таптым сине, батырым.
Сабантуйда, сабантуйда
Бер дә көтмәгәндә,
Мәхәббәтне очраттым.
Курыкмыйча бәхет төсләренә
бөтен дөньяны буя,
Алда безне узгәрешләр көтә,
мин шуны ачык тоям.
Күңелемә рәхәт,
арада мәхәббәт хисе туа.
Миңа ерактан елмаясын,
ә мин, әлбәттә, оялам.
Күзәтә халык Кем батыр калыр? Кем җинүче? Егет йөрәген
Әкрен яулады
Сөю көче.
Мине матур гөлләр арасыннан
Син сайладын
, Бер караштан Мәхәббәт уяттын.
Кушымта.

Ямьле (Yumle) - Сабантуйда  (Вероника Кузнецова, Гульназ Батталова, Дилия Ахметшина,