Текст песни Габдельфат Сафин - Чиялэр ремикс

Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп
Бакчамда үсәләр чияләр.
Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз, дияләр.

Кушымта
Кояшка үрелеп кызара чияләр,
Сез икәү, сез икәү пар килгән дияләр.

Сусыллар, татлылар, иреннәр тәме бар,
Үбим дип үрелсен чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.

Сөю шул түгелме, ымсыта күңелне,
Күз явын алырлык чияләр.
Пешәбез җәйләрдә, яратып өз, әйдә,
Соңлама, соңлама, дияләр.

Кушымта
Тулышып пешкәннәр кып-кызыл чияләр,
Сез икәү, сез икәү бәхетле дияләр.

Габдельфат Сафин - Чиялэр (ремикс)