Текст песни Салават Фатхетдинов - Сайрамаган Сандугач минус

Әллә кунар талын ялгыш
Сайлаганмы сандугач?
Бер генә дә сайрамыйча
Очты-китте таң тугач.

Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?

Таң чыкларында коенып
Парлы гөлләр калкыгач.
Әллә ялгызлыктан качып
Очкан микән сандугач?

Кайтыр җирләрең булмагач
Очсаң ни, очмасаң ни?
Ятлардан калган ярларны
Кочсаң ни, кочмасаң ни?

Килмәскә киткән ярыңны
Өзелепләр сагынгач,
Сайрау түгел яшисең дә
Килмидер шул, сандугач.

Ялгыз башыңа ояңны
Корсаң ни, кормасаң ни?
Яратмаган ярлар белән
Торсаң ни, тормасаң ни?

Сайрамаган сандугачлар
Кунса ни, кунмаса ни?
Синсез үткән гомерләрем
Булса ни, булмаса ни?

Салават Фатхетдинов - Сайрамаган Сандугач (минус)