Текст песни Альбина Хакимова - Апама

Әни урынына калган апам
Язлар кебек җылы карашы
Күзгә күренмәгән җепләр бәйли
Туган белән туган арасын

Кушымта
Утыр әле, апам, яннарыма
Искә алыйк узган көннәрне
Арасыннан әнкәй карап торган
Тәрәз төбеңдәге гөлләрне

Йөгерә-йөгерә өстәл әзерлисең
Сеңлең килгән диеп сөенеп
Ташла әле мәшәкатьләреңне
Коры эшең калсын өелеп

Кушымта
Утыр әле, апам, яннарыма
Искә алыйк узган көннәрне
Арасыннан әнкәй карап торган
Тәрәз төбеңдәге гөлләрне

Исеңдәме без үскәндә апам
Син әнкәйгә булдың таяныч
Без балалар үстек тә таралдык
Читтә узган гомер аяныч

Кушымта
Утыр әле, апам, яннарыма
Искә алыйк узган көннәрне
Арасыннан әнкәй карап торган
Тәрәз төбеңдәге гөлләрне

Альбина Хакимова - Апама

Рекомендуем послушать